Татарстанда секундына 15-20 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә
Шимбә, 26 мартта, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә.
Шимбә, 26 мартта, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә.
Яр Чаллыда «Ел лидеры - 2022» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерларының һәм җитәкчеләренең шәһәр конкурсы уздырылды, ул «XXI гасыр лидеры» балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерларының һәм җитәкчеләренең Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы булып тора.
Шәһәр мәктәпләрендә «Саннар дәресе» узды, аның кысаларында 77 белем бирү учреждениесендә 1076 дәрес үткәрелде. Чарада 25407 укучы катнашты.
Район хакимияте, Башкарма комитетның җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү бүлеге, 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге хезмәткәрләреннән торган Комсомол районының мобиль төркеме тарафыннан Кама һәм Мәләкәс елгаларының кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннары буенча чираттагы рейд үткәрелде.
Яр Чаллы Шәһәр Советында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды.
26 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән Бөтенроссия турниры узачак. Ярышта Татарстаннан һәм янәшә регионнардан 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Турнирны ачу тантанасы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. Бәйгенең ачылыш тантанасы иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Ярышлар шәһәребезнең “Витязь” спорт комплексында узачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырылды.
7 нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов Ижау дәүләт медицина академиясендә булды. Бүген сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре медицина югары уку йортының дәвалау һәм педиатрия факультетларының 6 курс студентлары белән очраштылар.
25 мартта Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым - төшемсез. Иртән, көндез урыны белән юеш кар. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыга эш сәфәре кысаларында азык-төлек сәнәгате предприятиеләре: «Челны-Хлеб» һәм «Агросила. Челны-МПК» заводында булды. Президент белән бергә Яр Чаллы предприятиеләрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров , Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов , сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов , Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллыда. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова озатуында ул Haier заводында булды.
Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы 2022 елның 15 апреленә кадәр филиалга икътисадый эшчәнлекнең төп төрен (ОКВЭД) раслау һәм 2022 елга җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү тарифын билгеләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә.
Социаль пенсияләрне индексацияләү, узган ел өчен пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып, ел саен 1 апрельдә башкарыла.
«Витязь» мәктәбе спорт залында Яр Чаллы көрәшчеләрен – Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.
23 март көнне 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ Яр Чаллы автомәктәбенең актлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Минем әтием – сакчы" шәһәр әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү узды. Конкурс инде бишенче тапкыр үткәрелә һәм укучылар, педагоглар арасында зур ихтирам казанды.
23 март көнне 18:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Балалар сәнгать мәктәбенең «Без янә бергә» дип исемләнгән отчет концерты-күргәзмәсе узды.
24 мартта Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
23 мартта Тантаналар сараенда, күркәм традиция буенча, ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Федоровна Ибаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин , Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.
Бүген 16:00 сәгатькә кадәр ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, Минзәлә тракты белән Хлебный тыкрыгы киселешендәге светофор эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә өстенлек бирүче юл билгеләренә таянып эш итүегез сорала.