Яр Чаллыда Мэр Кубогына ярышлар уза
Әҗмәкәй поселогында «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре Мэры Наил Мәһдиев Кубогына мотокросс буенча ярышлар уза.
Әҗмәкәй поселогында «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре Мэры Наил Мәһдиев Кубогына мотокросс буенча ярышлар уза.
Бүген Яр Чаллыда көтеп алынган «Акварель-2021» чәчәкләр бәйрәме уза. Аның символы -ачыклыкны, зирәклекне, матурлыгын гәүдәләндерүче кыңгырау чәчәге. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул барлык тәкъдим ителгән экспозицияләрне, шул исәптән мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән чәчәк картиналарын карап чыкты.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Барлык вакыйгалар шәһәр афишасында тәкъдим ителгән. Алар 29 августта башланачак һәм 30 августта тәмамланачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика Көненә багышланды.
Якшәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Яр Чаллының 7 нче шәһәр поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен ярдәм чаты эшли башлады. Биредә йөклелек буенча күзәтелә торган пациентлар WhatsApp аша аралашу төркеменә кушыла ала.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында Автозавод районы буенча депутатлар авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга хәйрия ярдәме күрсәтүдә актив катнаштылар. Алар тарафыннан 70тән артык укучыга шактый ярдәм күрсәтелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов , Шәһәр Советы депутатлары: Вадим Матюшин , Сергей Снарский , Виктор Поляков , Жанна Хәлиуллина , Айрат Нәбиев , Алексей Горшков ярдәм күрсәттеләр.
Шимбә, 27 августта, Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә.
Шәһәрнең Пенсия фонды һәм Россия Пенсия фондының Яшьләр советы традиция буенча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия проектында катнаштылар.
Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елы башлануга әзерлеге турында матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, барлык мәктәпләр дә уку сезонына әзер. 1 сентябрьдә маска режимы һәм социаль дистанция буенча барлык нормаларны һәм таләпләрне үтәп, традицион бәйрәм линейкалары узачак. Линейкалар параллельләр өчен, ягъни башта 1 нче сыйныф, аннары 2 нче сыйныфлар һ.б. өчен узачак.
Комсомол районында С.П. Титов исемендәге скверда 17А микрорайонында яшәүчеләр катнашында ишегалды бәйрәме узды. Чарада шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Шәһәр Советы депутаты Евгений Залогин , Комсомол районы башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин катнашты.
Эмиль Алиев һәм Анна Казарновская 21 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр һәм яшүсмер кызлар арасында тхэквондо буенча Европа Беренчелегендә призлы урыннар яуладылар.
Яр Чаллыда Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган туй юбилярларының тантаналы парады узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
Яр Чаллыда Муса Җәлил һәйкәле янында шул исемдәге скверда күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар. Чараны Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачты.
Киләсе очрашу 26 августта С. П.Титов исемендәге сквер территориясендә узачак.
Бүген Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне Чаллыда яшәүче 16 гаилә сертификатка ия булды. Пенсия фонды җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне котлап, сертификатлар тапшырды.
29 августта Әҗмәкәй поселогында «Найком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Кубогына мотокросс буенча ярышлар узачак.
Яр Чаллыда «Балалар сәнгать мәктәбенең аерым статусы: актуаль мәсьәләләр, тәҗрибә, инновацияләр һәм хәзерге заман мәгарифенең перспективалары» дигән ачык республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
Бүген Яр Чаллыда 14 нче гимназия ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина , Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары, укытучылар, укучыларның ата-аналары һәм укучылар катнашты.
Шәһәрдә 131 нче «Нуркайлар» балалар бакчасы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.