Яр Чаллыда +6..+10 градус көтелә
19 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә республиканың төньяк районнарында бозлавык; төнлә һәм көндез күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю белән томан.
19 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә республиканың төньяк районнарында бозлавык; төнлә һәм көндез күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю белән томан.
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
26 апрельдә 14:00 сәгатьтә татар халкының бөек шагыйре – Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган «Тукайга чәчәкләр китерик» дип аталган тантаналы чара узачак.
Күпьеллык традиция буенча 50дән артык яшь белгеч интернат йорты территориясен тәртипкә китерде.
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда 16 501 яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 3074,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 17,2%ка кимрәк.
2022 елның язгы-җәйге янгын куркынычы чорына әзерлек турында шәһәр янгынга каршы хезмәте башлыгы урынбасары Илдар Хуҗин сөйләде.
Мэриядә узган Аппарат киңәшмәсен бер минут тынлык белән башладылар. Башкарма комитет хезмәткәрләре Камчатка краенда чаңгы марафоны вакытында вафат булган Искәндәр Галимовны искә алдылар. Ул Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы хакимияте башлыгы иде.
18 апрель төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә көчле явым-төшем көтелә; юлларда кар боткасы, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә төньяк районнарда урыны белән бозлавык көтелә.
Шәһәр Советы, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Искәндәр Нургаләм улы Галимовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Татарстан Республикасы территориясендә 17 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык, кар боткасы фаразлана.
Бүген шәһәрнең барлык районнарында да «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча очрашулар узды. Әлеге чара һәркем өчен дә актуаль булды: быел ишегалларын яңарту планлаштырылган, ишегалды төзекләндерелгән яисә программага кермәгәннәр өчен. Халыкка ишегалды территорияләрен төзекләндерү барышында башкарыла торган эш төрләре турында сөйләделәр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 16 апрельдә районнар хакимияте территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 1665 кеше катнашты.
Яр Чаллыда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Ул Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында оештырылды.
Яр Чаллыда 18 апрельдә 18:00дә «Энергетик» мәдәният сараенда «Студентлар язы – 2022» шәһәр студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. Анда шәһәрнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының иң яхшы иҗат коллективлары катнашачак. Быел фестиваль 23 нче тапкыр уза.
Бүген Яр Чаллыда болытлы һава көтелә, көндез аязучан болытлы. Төнлә яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр. Көндез явым - төшемсез.
Яр Чаллы «ZаРоссию» музыкаль марафонына кушылды. Чаллылылар өчен «Ва-БанкЪ» рок-төркеме лидеры Александр Скляр һәм Россия музыканты Джанго , шулай ук "Веретено" кавер-төркеме чыгыш ясады.
Бүген Яр Чаллы «ZаРоссию» музыкаль-патриотик марафонына кушылды. Исегезгә төшерәбез, марафон кысаларында шәһәребездә рок-музыкантлар Александр Ф.Скляр һәм Джанго чыгыш ясый.
Импортны алмаштыручы продукция җитештерүне җайга салучы эшмәкәрләр дәүләт яки муниципаль җир кишәрлекләрен гадиләштерелгән тәртиптә – торглар үткәрмичә арендага ала алачаклар.
Бүген Яр Чаллыда киңәйтелгән киңәшмә барышында физик культура һәм спорт идарәсе тармагында 2022 елга перспектив бурычлар билгеләнде.
18 апрельдә «Орион» яшьләр үзәге традицион «Язгы игелек атнасы» шәһәр акциясен башлап җибәрә. Ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу җиде көн эчендә акциядә катнашучыларга мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр башкарырга һәм фотолар белән отчетлар җибәрергә кирәк.