Яшьләр өчен конкурс игълан ителде
“Заман” яшьләр үзәгендә 2023 елда яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
“Заман” яшьләр үзәгендә 2023 елда яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.
В.Д.Поташов исемендәге Техник көллияттә «Яшь профессионаллар» региональ чемпионатының муниципаль этабы дәвам итә.
Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Исламгәрәеваның «Гади бәхет» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 50дән артык рәсем әсәрләре тәкъдим ителгән. Күргәзмә 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
18 март көнне шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында хәрби-спорт лазертагы буенча турнир «Бастион»тактик уеннар полигоны территориясендә узачак. Ярышлар Яр Чаллы шәһәренең эшче яшьләре арасында XXII Спартакиада кысаларында үткәрелә.
Яр Чаллы башкарма комитетында Комсомол районы башлыгы вазифасына конкурс игълан иттеләр.
118 нче «Яблочко» балалар бакчасында балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү буенча чара узды. Балалар юлларда җәяүлеләрнең үз-үзләрен тоту кагыйдәләре, светофор һәм юл билгеләренең юлларда хәрәкәтне көйләү өчен мөһимлеге турында сөйләделәр. Шулай ук балаларга ЮХИДИ инспекторы, навигатор ярдәмгә килде.
Бүген «Победа» футбол манежында «Мәктәп футбол лигасы» (ШФЛ) оештыручылары яшь спортчыларга яңа формасы тапшырдылар.
15 март көнне 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр "Гараж 500" җәмәгать транспорты тукталышы районында Машина төзелеше урамындагы светофор объектын сүндерү планлаштырыла. Эшләрне электр челтәрләре алып бара. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп һәм юл билгеләре таянып машина белән идарә итү сорала.
25 нче «Әкият» балалар бакчасы үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Иң беренче чиратта Сарман трактына Яр Чаллы проспектыннан алып беренче автомобиль юлына кадәр ремонт ясалачак.
" Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевка 430 нчы полкның 6 нчы ротасына ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерәбез, шулай ук әлеге ярдәмне китергәне өчен студентка рәхмәт әйтәбез. Бик зур рәхмәт" , - диелә видеода.
“Витязь”олимпия резервы спорт мәктәбендә ял көннәрендә "ЗАРНИЦА" хәрби-патриотик уены узды, анда 170тән артык бала катнашты, алар арасында спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләреннән тыш, шәһәрнең мәгариф учреждениеләреннән чакырылган балалар да бар иде.
20 февральдән 5 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының ирекле (волонтерлар) җәмәгатьчелеге тарафыннан сменалар үткәрүгә конкурс игълан ителде.
Бүген «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында «Шәһәр икътисады үсеше юнәлешләре тәгәрмәче»хакатоны старт алды.
15 мартта 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә Престиж Кубогына чираттагы интеллектуаль уен узачак. Уеннар ай саен уза. Март аенда уенның темасы: чит теллелек модамы, әллә кирәкме?»
Үзәк шәһәр китапханәсенең сәнгать бүлеге 19 март көнне винил пластинкаларын бәяләүчеләрне очрашуга чакыра.
Барлык катнашкан командаларга фестивальнең партнерларыннан һәм Лигадан бүләкләр тапшырылды.
“Туган телем –минем байлыгым” проекты кысаларында 128 нче “Шаян” балалар бакчасында “Татар халык ашлары” дип аталган татар милли ашханәсе көне уздырдылар.
Аязучан болытлы һава торышы. Явым-төшемсез. Җил көнбатыш, көньяк-көнбатыш 712 м/с, көндез урыны белән 15 м/с кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-7˚. Көндез һаваның максималь температурасы 0..+2˚. Юлларда көчле бозлавык.
Җиңү паркында Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе Кубогына карда волейбол буенча хатын-кызлар турниры узды. Ярышта Яр Чаллы, Казан һәм Түбән Кама командалары катнашты.