Чәршәмбе, 27 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллы башкарма комитетында Комсомол районы башлыгы вазифасына конкурс игълан ителде

Яр Чаллы башкарма комитетында Комсомол районы башлыгы вазифасына конкурс игълан иттеләр.

Район башлыгына кандидатка таләпләр: югары белем, муниципаль хезмәттәге стажы ике елдан, белгечлеге буенча стажы дүрт елдан ким булмаска, моннан тыш, РФ һәм ТР Конституцияләрен, үзидарәгә һәм муниципаль хезмәтләргә кагылышлы федераль кануннарны, хокукый-норматив актларны, эш алып бару һәм эшлекле аралашу нигезләрен белергә тиеш. 

Кандидатлардан гариза 4 апрельгә кадәр  кабул ителә. Конкурс комиссиясе муниципаль хезмәткәрне 7 апрельдә сайлаячак.

Кабул итү графигы