Чаллыда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» ярминкәсе уза
23 июньдә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" эшкә урнашу ярминкәсе узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова сөйләде.
23 июньдә "Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты" эшкә урнашу ярминкәсе узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова сөйләде.
Татарстан Социаль контракт программасында актив катнашкан Россия Федерациясе субъектлары санына керде. Әйтик, узган елда республикада 7 266 социаль контракт төзелгән, шуларның 4 379ы эш эзләүгә, 2 227е – үз эшен ачуга, 152е – шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә юнәлтелгән.
Чаллыда Велосипед спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге уза. Шуның белән бәйле рәвештә өч көн дәвамында түбәндәге юлларда хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк:
Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы нигезендә, 2023 елның 1 июненнән 30 июненә кадәр Татарстан Республикасы су объектларында куркынычсызлык айлыгы уза.
Чаллы укучысы Санкт-Петербургта узган "ТРАНСПОРТ: киләчәк!" беренче Бөтенроссия балалар фестивале призеры булды.
Хөрмәтле ветераннар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре!
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында алгарышлы үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышы узды. Утырышта беренче булып «ТЭСК» компаниясенең «Асфальт-бетон катнашмалары җитештерүне оештыру» инвестиция проектын карадылар. Предприятие «Яр Чаллы» алгарышлы үсеш территориясенең гамәлдәге резиденты булып тора. "Компания базасында юлларны, тротуарларны һәм башка инфраструктура объектларын ремонтлау өчен билгеләнгән асфальт - бетон катнашмалары җитештерелә, шулай ук БСТ бетонын җитештерүне башлау планнары бар", - дип билгеләп үтте компания директоры Артем Капустин.
Бүген КБМҮдә тантаналы төстә яңа туган сабыйны өенә озаталар. Хәрби хезмәткәр гаиләсендә уллары туды. Ул- өченче бала булып дөньяга килде. Балага Раян дигән көчле исем сайлаганнар. Раяннан кала гаиләдә тагын ике бала тәрбияләнә: олы кызлары Элина һәм уртанчы уллары Ранил. Гаилә тормышындагы бәхетле вакыйга белән котларга бала тудыру йортына Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде. "Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән әти-әниләргә 100 мең сум бүләк итү рәхәт һәм күркәм күренеш. Мондый мизгелләрдә үзеңне ниндидер зур көчнең бер өлеше итеп хис итәсең. Нәкъ меә шул вакытта көчебезнең бердәмлектә һәм үзара ярдәм итүдә булуын тоясың. Зур, тату гаиләбезгә рәхим итегез", - дип яшь әти-әнине котлады Фәрид Салахов. акча тапшырылды.
Җәйге ялны оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзалары шәһәр читендәге лагерьларда балаларның ялын оештыру мониторингын үткәрә. Балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, ял итү чараларын оештыру сыйфаты, тукланудан канәгатьлек һәм башка күп нәрсәләр тикшерелә. Яр Чаллыда балаларның «Саулык» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы, «ЗАО КамАЗжилбыт»тан ял итү оештырылган: «Звездный»; «Солнечный», «Крылатый»; «Росинка»; «Бумажник» Картон-кәгазь комбинаты; «Солнышко» («Радуга» профилакториесе). Җәй көне шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларында Луганск Халык Республикасыннан 500гә якын бала ял итәчәк һәм сәламәтлекләрен яхшыртачак. Беренче сменага шулар арасыннан 140 бала килгән. "Радуга" шифаханәсенең генераль директоры Дмитрий Синтишевский лагерь базасында төрле типтагы 5 смена оештырылачагы турында хәбәр итте: спортчылар, дәваланучы балалар, иҗади юнәлеш буенча. "Балалар өчен 5 тапкыр туклану оештырылган, шул исәптән" полдник" һәм "кефир сәгате". Меню 14 көнлек, туклыклы, төрле-төрле, барысы да балалар ризыктан канәгать булсын өчен эшләнгән, - дип сөйләде ул һәм ата-аналар еш кына тыелган продукция җибәрәләр, аны озак сакларга ярамый, бу авыруларга китерергә мөмкин дип аңлатты: -Еш кына ата-аналар литрлы соклар җибәрәләр, аларны суыткычсыз сакларга ярамый, ә ит продукциясенең нинди куркыныч тудыруы турында әйтеп тә торасы юк". Шуның өчен тыелган ризык җыеп алына һәм юк ителә.
«Адымнар» полилингваль гимназиясендә «Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү: Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге мисалында бурычлар һәм хәл итү юллары»дигән түгәрәк өстәл узды. Ч арада физик мөмкинлекләре чикле затларга ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар, шәһәр тормышының төрле өлкәләрендәге әлеге мәсьәлә буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чаллы муниципаль берәмлегенең социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина инвалидлар өчен ташламалар, социаль гарантияләр, түләүләр һәм пособиеләр бирү нәтиҗәләре белән уртаклашты.
«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе президиумы утырышы узды, анда Татарстан Республикасы рәисе аминистрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Утырышта катнашучыларга Үзбәкстанда җирле үзидарә оешмасының эш тәҗрибәсе турында Әсгать Сәфәров хәбәр итте.
Чаллының 63/15 йортында гомуми практика табибларының кабул итү урыны булачак биналар ремонтлана. Аларның берсендә 4 нче поликлиникадан балалар табиблары, икенчесендә 7 нче поликлиникадан терапевтлар кабул итәчәк. Табиб кабинетлары төзү өчен шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан 443,6 кв.метр бина бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта биналарга капиталь ремонт ясала. Финанслауның гомуми суммасы 19 млн сум тәшкил итә. Шәһәр Советының депутатлар корпусы капитал ремонт барган урында булды, төзелеш эшләренең барышын бәяләде. 4 нче поликлиника филиалында педиатрларның беренчел кабул итүе узачак, прививка ясату кабинеты эшли башлаячак.
Балалар яшүсмерләр клубы торак йортның беренче катында төзелә, шулай итеп микрорайонда яшәүчеләрнең барысы өчен дә уңайлылык тәэмин ителә. Барлык биналар универсаль, аларны спорт чаралары, театр, техник остаханә итеп кулланырга мөмкин. Җәй көне клуб белән бинадан урамга чыгарга мөмкин булсынга, барысы да мобильлекне арттыру өчен җиһазландырылган.
Бүген Шәһәр Советы депутатлары 69 комплекстагы төзелеш объектында булдылар. 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы декабрь ахырында төзелә башлады, бүген төзелеш-монтаж эшләренең 70%тан артыгы төгәлләнгән.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Чаллыда Мәскәү проспекты төзелеше барышы белән танышты.
"Нур" яшьләр үзәге территориясендә Пушкин иҗатына багышлап, асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Чара Халыкара рус теле көненә һәм Россиядә Пушкин көненә багышлана.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 34 нче микрорайондагы 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше барышы белән танышты. "Мәгариф системасын үстерү, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү – «Бердәм Россия» халык программасының мөһим өлеше. Мәгарифнең уңайлылыгын һәм аның сыйфатын сорау һәрвакыт безнең гражданнарның мөрәҗәгатьләре башында тора һәм шуны танырга кирәк, соңгы 10 елда минем округта капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәпләр, балалар бакчалары төзү бик уңышлы һәм нәтиҗәле бара. Монда иң мөһиме - уңай үзгәрешләр темпын киметмәү һәм үсешне дәвам итү. Үз чиратында, мин барлык социаль әһәмиятле инициативаларны хупладым, аларга ярдәм итәчәкмен һәм бу мәсьәләне контрольдә тотачакмын", – дип аңлатма бирде депутат.
Халыкара балаларны яклау көнендә ВДНХ үзәк аллеясы "Озын тәнәфес" балачак һәм яшьлек фестивале мәйданчыгына әверелде. Анда 8 меңнән артык кеше катнашты: Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә, «Юнармия»дә һәм башка балалар һәм яшьләр оешмаларында катнашучылар, педагог-укытучылар һәм ата-аналар, «Хорлар көрәше» проектында һәм кастингларда катнашучылар, шулай ук Россиянең әйдәп баручы компанияләре вәкилләре һәм фән, мәдәният, мәгариф, спорт, волонтерлык һәм эшмәкәрлек өлкәсендә экспертлар. Шул исәптән өч Чаллы кызы, «Орион» яшьләр үзәге активистлары: Елизавета Девятова, Камилә Юнысова һәм Алинә Зыятдинова.
Кичә Чаллы шәһәре халык фронтының яшьләр командасы («Орион» яшьләр үзәге) Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белән берлектә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде. Мастер-класс шәһәрнең «Волонтерлар мәктәбе 2023» проекты кысаларында уздырыла. Укулар барышында беренчел янгын сүндерү чараларын, янгынга каршы көрәшнең заманча ысулларын куллану, кешеләрне эвакуацияләү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү күнекмәләре үтәлде.
2022 ел нәтиҗәләре буенча РФ территориясендә аз куәтле электр хәрәкәт итү чаралары һәм аларда зыян күргән кешеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санының 49% ка артуы билгеләнә. Быел Татарстан Республикасында 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 кеше зыян күргән. 13 юл-транспорт һәлакәте Казанда, бер очрак - Әлмәттә булды.