Сәясәт
Чаллыда ничек Россия көнен бәйрәм итәләр?
Чаллыда Россия көне бәйрәм ителә. Шул уңайдан шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә концерт программалары үткәрелә. Җиңү паркында бәйрәм кунакларын Наил Мәһдиев котлады. "Бүген бу җылы, күңелгә ятышлы кояшлы көнне бөтен илебез үзенчәлекле, бөек бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм үзенчәлекле, чөнки мондый көннәрдә без бөек, күпмилләтле һәм көчле халык икәнебезне аңлыйбыз. Бүген безнең автокала Россия Федерациясенең аерылгысыз өлеше булды, бар һәм булачак. Без шәһәребезне, кешеләребезне яратабыз һәм горурланабыз – бу безнең бөек Россиябез. Безнең ил һәрвакыт батырлык, каһарманлык күрсәтте. Россия булды, Россия бар, Россия булачак!", - дип бәйрәмгә килүчеләрне Наил Мәһдиев котлады.