Чаллыда төп чаллылылар очрашуы узды
Чаллылыларның традицион очрашуы Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамында узды. Чара башланыр алдыннан бәйрәм кунакларын "Иске Чаллы" тынлы оркестры, "Вольница" ансамбле, "Замана" ансамбле каршы алды.
Чаллылыларның традицион очрашуы Габдулла Тукай исемендәге яр буенда, Үзәк урамында узды. Чара башланыр алдыннан бәйрәм кунакларын "Иске Чаллы" тынлы оркестры, "Вольница" ансамбле, "Замана" ансамбле каршы алды.
2022 елның 28 июленнән 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) саклана.
Салым «вычетын» алу мөмкинлеге булган медицина хезмәтләре төрләренең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.
Яр Чаллыда, «Саулык» сәламәтләндерү комплексында, «Солнечный» лагерендә, «Коррупциягә юк дип әйт!» дип аталган квест узды. Әлеге чараны Яр Чаллының «Шәһәр студентлар советы», «Нур» яшьләр үзәге, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән оештырдылар.
РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Степановна Попова котлау хаты алды. Ветеранны Үзәк район хакимияте Башлыгы Эдуард Фәттахов, «Ремжилстрой» идарәче компаниясе башкарма директоры Сергей Родин, шулай ук 17 комплексның ТОС рәисе Владимир Ртищев котладылар.
28 июльдән 4 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) булуы көтелә.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Валентин Иванович Лысак юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.
Система администраторы көненә багышланган бәйрәм чарасы шәһәрнең тантаналар сараенда узды. Шәһәрнең ИТ-белгечләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов котлады: " Сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә шәһәр предприятиеләре уңышлы эшли, ә безнең халык күп санлы электрон хезмәтләрдән файдалана ала. Сез шәһәр икътисадының югары технологияле тармакларының тизләтелгән үсешен тәэмин итәсез. Безнең тормышка цифрлы технологияләр тирәнрәк үтеп кергән саен, системалы администраторлар эшенең мөһимлеге шулкадәр арта бара. Бүген IT-өлкә белгечләре аеруча кирәк. Быел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Республикада Цифрлы трансформация өчен күп кенә пилот проектлар гамәлгә ашырыла. Татарстан өчен тормышка ашырылган карарлар Федераль дәрәҗәдә үсеш ала. Чаллы ИТ-паркы-мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләр үсеше өчен уникаль мәйдан. Чаллы паркына бөтен Россиядән компанияләр эләгергә тели. Бу эшне дәвам итү мөһим! – дип билгеләп үтте ул.
Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш инфекционисты, йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары Татьяна Әгъләмова чаллылыларга талпаннардан сакланырга киңәш итте. Роспотребнадзорда җәй эчендә талпан тешләүнең 600дән артык очрагы теркәлгән, шуларның берсе - балада.
2023 елдан башлап Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә хроник вируслы гепатитлы авыруларга ярдәм күрсәтә башлыйлар. Дәвалау учреждениесе тиешле лицензия алды. Бу хакта йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табибы урынбасары, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш эксперт-инфекционисты Татьяна Әгъләмова хәбәр итте.
7 августта Яр Чаллыга Timerman Кама ярыммарафонына 1000нән артык катнашучы киләчәк. Массакүләм спорт чарасы турында атналык матбугат конференциясе барышында Timerman спорт хәрәкәтен оештыручы Вадим Янгиров сөйләде.
2022 елның 28 июленнән 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) саклана.
Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе 1 июльдән «Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы» дигән яңа махсус салым режимы кертелүен хәбәр итә.
Яр Чаллы 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун моношәһәр исемлегенә керде. Рейтинг нәтиҗәләрен Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры, РФ ВЭБ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева тәкъдим итте.
Президент Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә дүртенче махсус проектлар конкурсы игълан ителде. Гаризаларны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин http://фондкультурныхинициатив.рф/ .
28 июльдә "Студенческая" тукталышында 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр вакытлыча светофорны сүндерәчәкләр. Участокта "Чаллы электр челтәрләре" эшләячәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.
1 августтан 12 августка кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак.
Комсомол районының Мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасы районнары гармунчылары һәм курайчылары катнашында " Җырлы, гармунлы, курайлы жэй!" бәйрәм программасы узды. Биредә халык көйләрен башкардылар. Бәйрәмне "Энергетик" мәдәният сараеның, шәһәрнең һәм республиканың популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгышлары да бизәде.
Татарстан Республикасы территориясендә 26 июльдә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда яңгыр һәм бозлавык көтелә.