Чаллыда хатын-кызлар күкрәк яман шешеннән соң реабилитация ала
Яр Чаллыда 3200 хатын-кыз «күкрәк рагы» диагнозы белән диспансер исәбендә тора , шуларның 150 се дәвалану узган.
Яр Чаллыда 3200 хатын-кыз «күкрәк рагы» диагнозы белән диспансер исәбендә тора , шуларның 150 се дәвалану узган.
Картиналар галереясында Чаллы рәссамы Ренат Мусинның шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициянең төп өлешен зәңгәрсу яшел урманнар, чиксез елгалар һәм бөек таулар күренешләре булган пейзажлар тәшкил итә. Декоратив, төскә бай эшләр майлы буяу техникасында башкарылган.
Яр Чаллыда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия утырышына хезмәт хакы түбән булган предприятие җитәкчеләре чакырылган иде.
Бүген 17:00 гә кадәр Тукай яр буе һәм Батенчук урамы киселешендәге светофор эшләми.
Кырымда Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында Татарстанның 24 муниципаль берәмлегеннән 210 бала катнашында «Созвездие - Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең җәйге иҗади сменасы узды.
Яр Чаллының 7 нче поликлиникасының хатын-кызлар консультациясендә Чаллы фотографы Диләрә Эстринаның "Туу тарихы" күргәзмәсе ачылды. Тәкъдим ителгән эшләрдә сабыйларның дөньяга килү бәхетле мизгелләре сурәтләнгән.
"Нур" яшьләр үзәгендә яшьләр белән эшләү буенча белгеч, «Чаллы шәһәренең яшь галимнәре» оешмасы җитәкчесе Элина Шәйнурова грант конкурсында җиңүче булды.
2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата- аналардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә - проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Беренче һәм икенче бала туган гаиләләргә мондый форматта 65,5 меңнән артык сертификат бирелгән, шуның 12 меңгә якыны 2022 елда рәсмиләштерелгән.
Казанда "Дуслык уеннары" синхрон йөзү буенча халыкара ярышлар узды. Анда Россия, Беларусь, Сербия, Вьетнам, Казахстан, Донецк Халык Республикасы җыелма командалары катнашты.
Чаллыда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең күчмә утырышы булды. Киңәшмәне ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев алып барды.
2022 елның 28 июленнән 4 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманда урманнарның югары янгын куркынычы көтелә (4 класс).
30-31 июль көннәрендә Чебоксар шәһәрендә ветераннар арасында футбол буенча алтынчы төбәкара турнир, уенчыларның яше - 48+. Турнирда Түбән Новгород өлкәсе, Владимир өлкәсе, Мәскәү, Ульяновск, Киров, Чебоксар, Татарстан, Тольятти, Иваново шәһәрләреннән 10 команда, шулай ук элек Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясаган уенчыдан торган «Россия йолдызлары» командасы катнашты. Турнирда Яр Чаллы шәһәрен «КамАЗ - Регион -16» командасы тәкъдим итте.
31 июльдә «Нур» яшьләр үзәге каршындагы мәйданда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.
Тукай исемендәге яр буенда «Идел буе ветераннары-2022» ир-ат командалары арасында пляж волейболы буенча турнир тәмамланды.
2 августта 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориалы янында һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узачак.
Яр Чаллы иң яхшы юллар һәм юл хуҗалыгы эше буенча алтынчы урында. Т икшерү нәтиҗәләрен РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты китерә.
Метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү:
Хөрмәтле офицерлар, мичманнар һәм матрослар, Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы Көчләр ветераннары! Сезне Россия Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлыйм!
31 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, төнлә һәм иртән яшен көтелә. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.