Чаллылылар чаңгы ярышында катнашты
«Яр буе» паркында Эшче яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге чаңгы ярышы үткәрделәр.
«Яр буе» паркында Эшче яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге чаңгы ярышы үткәрделәр.
Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәге 159 кешене эшкә урнаштырган
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының 6 596 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1255,5 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 0,3%ка түбәнрәк. 372 кеше медицина күзәтүе астында, 11 456 кеше исәптән төшерелгән. Әлеге мәгълүматларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина хәбәр итте: «Узган атна белән чагыштырганда лабораториядә расланган очраклар саны 2,9 тапкыр арткан».
31 нче гыйнварда Яр Чаллыда болытлы һава көтелә, бераз кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Башкарма комитет юристлары 39/15 йортында яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, чаллылылар йорт янында коммерция объекты төзелешенә каршы чыга. Күпфатирлы йортта яшәүчеләр әлеге территориядә сквер төзекләндерергә планлаштырганнар һәм инде бер ел үз хокуклары өчен көрәшәләр.
30 нчы гыйнварда Чаллыда болытлы һава көтелә, бераз кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Яр Чаллыда «КАМАЗ-мастер» командасы кубогына картинг буенча ярышлар уза
Рус география җәмгыяте Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы «Бәллүр компас» илкүләм премиясен алу өчен ел саен үткәрелә торган чираттагы бәйгесен уздыра.
Шимбә, 29 гыйнварда, Яр Чаллыда болытлы һава торышы булачак, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Бүген Яр Чаллыда «Яр Чаллы шәһәренең сыйныф җитәкчесе» һөнәри осталык конкурсы узды.
«Имин Рунет атналыгы» беренче тапкыр 2008 елда оештырылды, һәм шул вакыттан бирле аны үткәрү Яр Чаллы шәһәре муниципаль китапханәләре өчен яхшы традициягә әверелде.
Яр Чаллының яшьләр белән эшләү идарәсен Ләйсән Видинеева җитәкләде. Хезмәт эшчәнлеген ул шәһәрнең 1 нче балалар иҗат үзәгенең педагог-оештыручысы буларак башлый, 41 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, Башкарма комитетка билгеләнгәнче «Яшүсмер» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге директоры вазыйфасын башкарган.
Гыйнвар аенда «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе барлыкка килүгә алты ел тулды. Шәһәргә әлеге статус Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 28 гыйнварындагы 44 номерлы карары нигезендә бирелде.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында кече һәм урта бизнеска ярдәм итү программасын башлап җибәрде.
Паспорт тапшыру – яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Беренче тапкыр «паспорт», дөресрәге «пашпорт» сүзен 300 ел элек үзенең Указында Петр I кулланган. Тик илебезнең паспорт системасы элегрәк барлыкка килә башлаган. Шул ук вакытта документ аның хуҗасы дәүләт яклавында булуын хәбәр итә.
Картиналар галереясендә «Ел рәссамы – 2021» 20 нче шәһәр конкурсы күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Быел күргәзмә комитеты игътибарына 113 талантлы рәссам үз иҗатын тәкъдим итте. Күргәзмә комитеты тарафыннан эшләрне сайлап алу нәтиҗәләре буенча экспозициягә 140тан артык сәнгать әсәре керде. «Рәсем сәнгате», «Графика», «Яңа исемнәр», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Халык сәнгате», «Яр Чаллы. Тарих һәм хәзерге заман» – барлыгы 6 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Россия Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан, ягъни, 2022 елның 1 кварталы өчен хисап чорыннан башлап, түләүләр башкарыла торган физик затлар саны 10 кешедән артып китә торган иминләштерүчеләр һәм күрсәтелгән физик затлар саны шундый чиктән артып киткән яңадан торгызылган оешмалар электрон документлар рәвешендә иминиятләүченең территориаль органына исәпләнгән һәм түләнгән иминият кертемнәре буенча исәп-хисапларны «Электрон имза турында» 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзалап тапшырырга тиеш.
Бу атнада «Танышыгыз – профессионаллар!» һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында 32 нче мәктәп укучылары «РИАТ» предприятиесендә булдылар. Алар өчен җитештерү буенча танып-белү экскурсиясе оештырылды. Укучыларга «РИАТ» ААҖ тарихы һәм эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында фильм күрсәтелде. Җитештерү системасын үстерү департаменты башлыгы урынбасары Ирек Абдуллович комплектлау әйберләре складын, әзерләү-штамплау цехын, автомобильләр җыю участогын, эретеп ябыштыру участогын, утыргычлар җыю участогын һәм пластик эшкәртү цехын күрсәтте. Аеруча полиуретан участогы һәм тегү цехы зур кызыксыну уятты. Шулай ук укучылар һөнәрләр, эш шартлары һәм хезмәткәрләрнең квалификациясе турында да белделәр. Экскурсиянең һәр катнашучысы оештыручыларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.
28 гыйнварда Яр Чаллыда аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Яр Чаллыга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен 200 доза күләмендә яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Вакцина ике компонентлы. Димәк, иммунитетны формалаштыру өчен прививканы 21 көн аерма белән ике тапкыр ясатырга кирәк булачак.