Яр Чаллыда Габдулла Тукай шигырьләрен уку буенча чемпионат узачак
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы чаллылыларны онлайн-уку чемпионатына чакыра. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлана.
Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы чаллылыларны онлайн-уку чемпионатына чакыра. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлана.
Яр Чаллыда 20 апрельдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, вакыты белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-5˚, көндез һава температурасы +7 ..+11˚ градуска кадәр җылыначак.
17-18 апрельдә Нурлатта 2006-2007 елгы егетләр арасында Самбо көрәше буенча республика турниры узды. Спорт чарасы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Һәр яз саен эшче яшьләр Советы Яр Чаллы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты территориясендә өмә оештыра.
20 апрельдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Закиров катнашында гражданнарны кабул итү булачак. Ул видеоконференц-элемтә режимында халык сорауларына җавап бирәчәк. Шәһәрдәшләргә уңайлы булсын өчен, ул берьюлы шәһәрнең өч бүлегендә оештырылачак. Чаллылылар яшәү урыны буенча аларның берсенә килеп, идарә җитәкчесенә турыдан-туры да мөрәҗәгать итә алалар.
Яр Чаллыда I нче лига Россия чемпионаты финалы - 2020-2021 еллар сезонында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы ачык чемпионаты узды. Уеннар 11 нче мәктәпнең спорт залында үтте.
Татарстан Республикасы территориясендә 19 апрельдә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Үзәк районы ветераннар Советы һәм инвалидлар Советы активистлары Халыкара мәдәният көне кысаларында картиналар галереясендә булдылар. Алар өчен Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Чулпан Шәрифуллина белән очрашу оештырылды. Ул кунакларны үзенең иҗаты - изге Рамазан аена багышланган "Иман нуры" күргәзмәсе белән таныштырды. К үргәзмә авторы шамаил сәнгате өлкәсендәге белемнәре белән уртаклашты, уникаль картиналарны иҗат итү нечкәлекләре турында сөйләде.
Яр Чаллыда якшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 17 апрельдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча шәһәркүләм шимбә өмәсе үткәрелде. Өмәдә 27 035 кеше катнашты, 317 берәмлек техника җәлеп ителде. Экологик чара барышында 494,6 га шәһәр территориясе чистартылды, 194,1 га газоннар чүптән арындырылды, 2 050 км юлны грунттан чистарту башкарылды, 2 223,65 куб. м. чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды, 1 847 төп агач һәм 3 429 төп куакны санитар кисү эшләре башкарылды, 383 төп агач һәм куаклар утыртылды.
17 апрельдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими рәвештә эшләп килүче өч мәйданчыкта – Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.
«Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш белгече Гузәл Мосолова белән Автозавод районында мәгълүмати очрашу узды . Очрашу Җирле үзидарә көненә багышланган иде.
Шимбә, 17 апрельдә, Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Картиналар галереясенең зур залында Татарстан Республикасының Халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Петровның « Мәхәббәт офыклары » дип аталган юбилей күргәзмәсе ачылды. Экспозиция рәссамга 70 яшь тулуга, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
Чарада өлкән сыйныф укучыларыннан, югары һәм урта махсус уку йортлары студентларыннан торган тугыз команда катнашты. Бу Яр Чаллы медицина һәм педагогия көллияте, Сәүдә-технология көллияте, КФУның Яр Чаллы институты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты филиалы, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалы, 38, 22, 34 нче мәктәп укучылары.
"Корпорация МСП" АҖ кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен «Э шмәкәрлек сәгатьләре» укыту семинарлары сериясен үткәрә. Ярдәм итү чаралары «Идея», «Старт», «Үсеш», «Җитлегү» һәм «Трансформация» этаплары өчен каралган.
Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, 2021 елның 11 апреленнән үз көченә кергән ана (гаилә) капиталы акчаларын файдалану кагыйдәләренә кергән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат хуҗасы акчаларны (акчаларның бер өлешен) үзенең булачак тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлткән очракларга һәм алга таба аларны башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла.
15 апрельдә мини-футбол буенча ярышларга заявкалар нәтиҗәләре буенча «Мәктәп футбол лигасы» проекты командаларының җирәбәсе узды. Быел проектта катнашу өчен 32 мәктәп футбол командасы гариза бирде. Бу 2006 елда туган һәм алардан кечерәк балалар. Шулай итеп, футбол уйнарга теләк белдерүчеләрнең гомуми саны 400 дән арткан.
Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы, Татарстан Республикасы һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Чулпан Шәрифуллинаның изге Рамазан аена багышланган «Иман Нуры» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.
Россия Федерациясе Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга ихтыяҗны билгеләү өчен сораштыру үткәрә.