Үзәк районы ветеранын 96 яшьлек юбилее белән котладылар
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән тыл хезмәтчәне Зөлхәбирә Зәгидулловна Хәйбуллина котлаулар кабул итте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән тыл хезмәтчәне Зөлхәбирә Зәгидулловна Хәйбуллина котлаулар кабул итте.
20:00 сәгатьтән М-5 «Урал» (Татарстан территориясе буенча уза торган өлешендә), «Чистай-Түбән Кама» һәм «Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт» автоюлларында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелде.
«Симфоджаз» бәйрәм концерты Татарстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры чыгышы белән башланды. Музыкантлар иң элек «КамАЗ яшьлеге» увертюрасын, аннары башка танылган әсәрләрне башкардылар.
Шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары шәһәр мохитен төзекләндерүгә һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә үз өлешләрен кертте. Мәктәп укучылары оешкан рәвештә мәктәп тирәләрен һәм җәмәгать урыннарын кардан чистартуга чыкты.
Үткән ял көннәрендә «Алискино Мотоспорт Арена» ярыш комплексында (Мәскәү өлкәсе) кышкы «Кар сугышы-2026» бахасы узды. Ике көнлек каты көрәш, биш тизлек махсус кисеме һәм 200 километрга якын карлы трасса — 14 иң көчле экипажны җыйган ярыш тамашачыларга чын автоспорт бәйрәме бүләк итте. Быел ярышлар беренче тапкыр Мәскәү өлкәсе чемпионаты статусында узды, бу исә автоматик рәвештә көндәшлек дәрәҗәсен күтәрде. Чыгыш ноктасыннан ук инициативаны легендар «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы алды. Пилот Богдан Каримов һәм штурман Дмитрий Никитин беренче ярыш көнендә камил узыш күрсәтеп, беренче урында тамамладылар.
16–22 февральгә җирле юлларны чистарту графигын тәкъдим итәбез.
Күпсанлы хезмәткәрләр, завод җитәкчеләре, чакырылган кунаклар Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең Виктор Елисеев җитәкчелегендәге Академик җыр һәм бию ансамбле чыгышын тамаша кылдылар.
Яр Чаллыда истәлекле дата — беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан чаралар дәвам итә. Йөк машинасы юбилеен бәйрәм итүгә шәһәрнең иң яшь кешеләре дә кушылды.
16 февраль кичендә, 17 февральдә тәүлек дәвамында Татарстан Республикасы территориясендә кар, юеш кар, яңгыр кебек көчле явым-төшем, бураннар, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараю, тизлеге 17-22 м/с белән көчле җил, урыны белән бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык көтелә.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен «Батырлык өчен» медале белән хәрби частьнең мотоукчы бүлекчәсе командиры, сержант Эдуард Старков һәм мотоукчы полкның гранатометчы ярдәмчесе укчысы, рядовой Марат Шипаев бүләкләнде.
«КАМАЗ белән беррәттән, башка берничә предприятие дә уңышлы үсә. Аларның продукциясен безгә ил эчендә генә түгел, аннан читтә дә алга этәрергә кирәк» , — дип өстәде Татарстан Рәисе.
Шәһәр советының VI утырышында актриса Зөлфия Галиуллина чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәребездә театрлар төзү һәм төзекләндерү өчен рәхмәт белдерде. Хәзер Яр Чаллыда өч театр эшли: Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театры, «Мастеровые» рус драма театры һәм Яр Чаллы курчак театры.
Яр Чаллыда 2025 елның апрелендә, Россиядә беренчеләрдән булып, рәсми рәвештә «Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе эшли башлады. Сигез ай эчендә ассоциациягә СВО катнашучыларыннан һәм аларның гаиләләреннән 432 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта әлеге минутларда отчет сессиясендә оешманың эш йомгаклары белән чыгыш ясаганда, ассоциация рәисе, Шәһәр советы депутаты, полковник Шамил Аюпов хәбәр итте.
Яр Чаллыда системfks коррупциягә каршы эш алып барыла: норматив хокуки актларны экспертизалау, комиссия утырышларын онлайн-трансляция белән үткәрү. Төп бурыч – коррупциягә каршы тискәре мөнәсәбәт формалаштыру. Халык белән элемтә өчен Дәүләт хезмәтләре порталы, «Халык контроле» һәм «Инцидент менеджмент» системалары кулланыла. 2025 елда «Халык контроле» аша 17 меңнән артык мөрәҗәгать керде, ә социаль челтәрләр аша – якынча 14 мең. Наил Мәһдиев проблемаларны вакытында хәл итүдәге ярдәм өчен чаллылыларга рәхмәтен белдерде.
Яшьләр үзәкләре 2025 елда өч меңнән артык чара уздыруын хәбәр итте Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев . Яшьләр үзәге «Орион» һәм яшүсмерләр клубы «Проспект» капиталь ремонтланды. Планда – яңа микрорайоннарда клублар ачу.
Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди‑техник базасын ныгыту юнәлешендә системалы эш дәвам итүен билгеләп үтте:
Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә чыгышында Наил Мәһдиев статистика мәгълүматләрен китерде: Яр Чаллыда һәр икенче шәһәр кешесе җәмәгать транспортын даими куллана.
2025 елда социаль объектларны һәм инфраструктураны төзүгә һәм капиталь ремонтлауга 18 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде. 26 күп фатирлы йорт төзелде, нәтиҗәдә 4 400 гаилә яңа фатирлы булды.
Кече һәм урта бизнес шәһәр өчен өстенлекле юнәлеш булып кала. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары әйләнеше 8%ка үсеп, 736 млрд сумга тәшкил итә. Аеруча мөһиме – кече һәм урта эшмәкәрлек гомум әйләнешендә сәнәгать җитештерүе өлеше 2015 елдагы 17%тан 2025 елда 31,5%ка кадәр артты. Эшмәкәрләр дәүләт ярдәмен актив файдалануын ассызыклады Наил Мәһдиев:
Шәһәр Советының алтынчы утырышында Наил Мәһдиев , катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, Яр Чаллы сәнәгатенең тотрыклылык күрсәтүен билгеләп үтте. Предприятиеләр ихтыяҗ зур булган, көндәшлеккә сәләтле продукция чыгарып, җитештерү күләмен арттыра. Мэр аерым рәхмәт сүзләрен дәүләт заказы параметрларын үз вакытында үтәүче оборона‑сәнәгать комплексы предприятиеләренә җиткерде.