Сишәмбе, 12 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Үзәк районы ветеранын 96 яшьлек юбилее белән котладылар

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән тыл хезмәтчәне Зөлхәбирә Зәгидулловна Хәйбуллина котлаулар кабул итте.

Ветеранны Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, Шәһәр Советы депутаты Евгений Михайлов котладылар.

Зөлхәбирә Зәгидулловна ТАССРның Чистай районы Мөслим авылында туган.

Бөтен һөнәри тормышын мәгариф эшенә - авыл мәктәпләрендә биология һәм химия укытуга багышлаган. 1981 елда Яр Чаллыга даими яшәү урынына күченгән.

Зөлхәбирә Зәгидулловна 3 бала тәрбияләп үстергән, 5 онык һәм 6 оныкчык күрү бәхетен кичерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында каһарман хезмәте өчен» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе, юбилей даталары медальләре белән бүләкләнгән.

Кабул итү графигы