Чарада катнашучылар былиналарның кайчан барлыкка килүе, аларның нәрсә һәм кем турында сөйләве турында беләчәкләр һәм былиналарның төп геройлары – рус батырлары белән танышачаклар. Китапханәче иң борынгы эпик герой – Святогор-батыр, игенче-батыр Микула Селянинович һәм Русьның иң төп батырлары – Илья Муромец, Алеша Попович, Добрыня Никитич турында сөйләячәк.
Былиналардан өзекләр кычкырып укылачак, «Былина белгечләре» викторинасы үткәреләчәк.
Шулай ук күренекле рус рәссамы Виктор Васнецовның мәшһүр «Батырлар» картинасы тәкъдим ителәчәк. Чара видеоматериаллар белән үрелеп бара.
Белешмәләр өчен телефон: +7 (8552) 56-28-25.