Яшүсмерләр рус язучысы Александр Грин тарафыннан иҗат ителгән Гринландия исемле гаҗәеп ил буенча сәяхәт кылачаклар. Алар язучының кызыклы биографиясе белән танышырлар, «Ал җилкәннәр» («Алые паруса») феерия-повесте язылу тарихын белерләр.
Китапны фикер алышу барышында һәркем үзенең фикерен җиткерәчәк: «Әсәрдә фантастика булганмы?», «Кешеләр чынбарлыкта нинди могҗизалар ясый алалар?».
Очрашуда җырлар яңгыраячак, шул ук исемдәге фильмнан өзекләр күрсәтеләчәк.
Чара ахырында балалар ал җилкәнле көймәләр ясап, аларга үз хыялларын язачаклар.
Чара алдан язылу буенча үткәрелә, телефон: 8 (8552) 56-28-25.