Гостев урамы буенча автомобиль юлын реконструкцияләү 70% ка диярлек башкарылган
Замелекесье микрорайонында күпер корылмасын реконструкцияләү 70% ка диярлек башкарылган. Төзелеш мәйданчыгында бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Гостев урамы буенча Аэродромная урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү «Хәвефсез сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм «Урам-юл челтәрен ремонтлау» республика программасы кысаларында башкарыла.