42 нче мәктәп базасында профильле лицей төзү дәвам итә
Бүген муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Шәһәр Советы депутатлары Әлфинур Галиәкбәрова , Вадим Матюшин, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Андрей Ляпунов һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин 65 нче микрорайонда 42 нче яңа мәктәп төзелешенең барышы белән таныштылар.