Яр Чаллыда студентлар арасында чаңгы ярышлары узды
XIII нче шәһәр студентлар Спартакиадасы кысаларында Яр буе паркында чаңгы ярышлары узды. Стартка өч югары белем бирү оешмасы һәм 5 һөнәри белем бирү оешмасы студентлары чыкты. Егетләр 2 километр, кызлар 1 километр йөгерделәр.