Яр Чаллыда балалар хоккей турниры узды. Кубок өчен «Белые медведи», «Меридиан», «Смена» һәм «Юность» ишегалды клубларының 2010-2011 елгы балалары көч сынашты.
7 февральдә үткән кызыклы финалда «Белые медведи» буллитлар сериясендә «Юность»ны җиңде. Бронза медальләренә «Смена» ия булды, дүртенче урында – «Меридиан». Барысы да кыйммәтле бүләкләр алдылар: экипировка, кар җыю машинасы, боз мәйданчыкларын тутыру өчен җиһазлар.
Турнир Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигъмәтулинның Хәйрия фонды һәм «Подросток» яшьләр клублары үзәге тарафыннан оештырылды. Аны бизнес вәкилләре хуплады: «Актив-НЧ» генераль директоры Фларид Сафин, «Автотехпласт» генераль директоры Айдар Маннанов һәм «Нико.РФ» компаниясе башлыгы Максим Семенов.
«Ишегалды хоккеена, гомумән, балалар спортына ярдәм кирәк. Балалар киләчәктә спортчы булырмы, юкмы – анысы үзләреннән тора. Төп максат – аларның Чаллыда мондый мөмкинлеккә ия булуы, - дип аңлатма бирде Руслан Нигъмәтулин. – Өч ел элек безнең компания 41 нче комплекстагы «Смена» мәйданчыгына шефлыкка алды. Ул вакытта хәле бик авыр иде. Ремонт үткәрдек, яктырткычларны, бортларны алыштырдык, мәйданны тигезләү өчен берничә КАМАЗ туфрак китердек. Балаларның кызыксынуын арттыру өчен турнир оештырдык».
«Подросток» яшьләр клублары үзәге директоры урынбасары Альберт Гилманов мондый ярышларның әһәмиятен билгеләп үтте. Хәзер Чаллыда 14 хоккей мәйданчыгы бар, ләкин һәркайда да тренерлар һәм командалар юк.
«Мәйданчыкларның буш тормавы мөһим. Беренчедән, бу балаларны спортка җәлеп итү. Икенчедән, хоккейны популярлаштыру. Өченчесе – хокук бозуларны һәм наркоманияне профилактикалау, бу да бик мөһим. Без шулай итеп балаларны тискәре йогынтыдан читләштерәбез, алар мәшгуль. Турнир – ул бик кирәк булган ярыш практикасы. Күнегүләр үз алдына, ә балалар уйнарга тели. Бу спортчылар үсеше өчен иң мөһим шартларның берсе», - диде ул.