Сайлау участогында прививка ясатырга була
Исегезгә төшерәбез, вакцинация бушлай үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, вакцинация бушлай үткәрелә.
12:00гә Яр Чаллы шәһәренең сайлау участокларында 29,5% сайлаучы тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз. Сайлауларда юбилярлар гаиләсе дә катнашты.
10:00га Яр Чаллы шәһәренең сайлау участокларында 11,02% сайлаучы тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Яшь сайлаучылар үз сайлауларын ясады. Сайлау комиссиясендә катнашучыларның яше – 13 яшьтән 17 яшькә кадәр.
Яр Чаллы шәһәренең хакиме Наил Мәһдиев 23 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
Тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм муниципаль районнарның иҗтимагый советлары онлайн-бәйләнешләр үткәрә.
Бердәм сайлау көнендә шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә бәйрәм чаралары уза.
8 сентябрьдә сайлау участокларына тавыш бирергә килгән чаллылыларны фотобәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге «ВКонтакте» социаль челтәрендә уза.
Бүген, 8 сентябрь көнне, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлыйбыз.
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан 4-9 м/с.Төнлә һаваның минималь температурасы +14..+16, түбән урыннарда +11..+13 ̊. Көндез максималь температура +25..+27 ̊.
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+13, түбән урыннарда +6..+8 ̊. Көндез максималь температура +24..+26 ̊.
Бүген Тантаналар сараенда 14 яше тулган яшь чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Алар Россия Федерациясе гражданының төп документын шәһәр хакиме Наил Мәһдиев кулыннан алды.
Алмашынучан болыт. Явым - төшемсез.Төнлә һәм иртән урыны белән томан.Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитә.Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+7 ̊. Көндез максималь температура +21..+23 ̊.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сайлаулар иртәнге 7:00дән башлана һәм кичке 20:00гә кадәр уза. Тавыш бирү РФ гражданины паспортын күрсәткәндә башкарыла. Телефон: (843) 292-84-33.
«Энергетик» мәдәният сараенда чаллылылар белән очрашу булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бөтен сорауларга җавап бирде.
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10метр тизлектә, көндез көче секундына 13 метрга кадәр җитә.Төнлә һаваның минималь температурасы +5..+7, түбән урыннарда +2..+4 ̊. Көндез максималь температура +19..+21 ̊.
Бүген «Нур» яшьләр үзәгендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев югары һәм һөнәри белем бирү мәгариф оешмасы студентлары белән очрашты. Алар сайлауларга беренче тапкыр бара һәм тавыш бирә ала.
Татарстанда #МеняюМирВокругСебя марафоны старт алды. Чара онлайн форматында узачак. Катнашу өчен смартфон һәм игелекле эшләр кирәк була. Анда катнашу өчен бер минутлык видео яздырырга кирәк.