Яр Чаллыда Үзбәкстан президенты сайлауларына алдан тавыш бирү оештырылды
24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы президентын сайлаулар узачак. Татарстан Республикасында, шул исәптән Чаллыда яшәүче яки вакытлыча торучы үзбәкстанлылар сайлауларда тавыш бирә алачак. Моның өчен шәһәрдә стационар сайлау участоклары эшләячәк.