Яр Чаллының мәктәп музее «Тарихи хәтер» проектында иң яхшылар өчлегенә керде
Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге Кадет мәктәбе музее «Билгесез солдат» мәктәп музейларының эзтабарлар эшләре бөтенроссия конкурсында 3 нче урынны яулады. Конкурс «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында узды.