Чаллылылар Яшьләр эшләре министрлыгы конкурсында катнаша ала
2022 елның 16 сентябренә кадәр заявка кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар әлеге сайтта кабул ителә http://www.rezervrt.ru/vverx/.
2022 елның 16 сентябренә кадәр заявка кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар әлеге сайтта кабул ителә http://www.rezervrt.ru/vverx/.
Яңа уку елы алдыннан "Бердәм Россия"нең Яр Чаллы яшь гвардия бүлеге һәм «Нур» яшьләр үзәге "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрә. Акция 7-25 августта "Нур" яшьләр үзәгендә үтә.
Яр Чаллы шәһәренең тагын ике яшьләр сәясәте оешмасы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсында җиңүче булды. Бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков тапшырды.
Татарстанда 15-26 августта балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар линия эшли башлады.
Яр Чаллыда 1501 урынга исәпләнгән иң зур мәктәпне файдалануга тапшырырга әзерләнәләр. Хәзерге вакытта мәктәп мәйданчыгында төзекләндерү эшләре бара. Биредә Автомобиль юллары предприятиесе хезмәткәрләре тротуар сала.
Яшь чаллылылар "Безнең ишегалды"программасы кысаларында 32 комплекс ишегалларын төзекләндерүче хезмәткәрләргә концерт номерлары әзерләделәр.
Шәһәрнең Олимпия резервындагы спорт мәктәпләрендә һәм спорт мәктәпләрендә барлыгы 9 079 спортчы әзерләнә. "Яңа уку елы башыннан Яр Чаллы шәһәренең 16 спорт учреждениесе 30дан артык спорт төре белән шөгыльләнү өчен мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар төркемнәренә җыелу игълан итә», - дип хәбәр итте матбугат конференциясе барышында спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов.
2021 елгы Олимпия резервындагы спорт мәктәпләре арасында Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Республика конкурс-рейтингы нәтиҗәләре буенча «Кэмпо» көрәш мәктәбе беренче урынны алды. «Витязь» спорт мәктәбе - 3 урында, «Дельфин» мәктәбе - 4 урында.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси ярдәме белән быел Чаллыда «Яшьлек» микрорайонында 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Объектның бәясе - 2 млрд 388 млн сум. Бүген «Евростиль» компаниясе тарафыннан түбә, эчке инженер челтәрләрен урнаштыру, тәрәзәләрне монтажлау, бизәү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре тәмамлана. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев хәбәр иткәнчә, башкарылган эшләрнең гомуми күләме 87% тәшкил итә.
Наил Мәһдиев мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яңа уку елына әзерләүгә аерым контрольгә алуны йөкләде: "1 сентябрьдә 70 меңгә якын бала мәктәпләргә, 100 меңнән артык бала балалар бакчаларына киләчәк. 15 августтан барыгызга да җиң сызганып, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүнең соңгы этабына керешергә кирәк. Бу җылылык кабул итүгә дә кагыла. Мәгариф, сәламәтлек саклау идарәләре җитәкчеләренең игътибарына юнәлтәм. Беренче чиратта, стационарларга, хастаханәләргә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә җылылык бирәбез. Без гадәттә 10 сентябрьдә җылылык бирә башлыйбыз. Барлык кимчелекләрне дә минус 30да түгел, +30 булганда чишәргә кирәк. Бу безнең муниципаль хуҗалык. Тормыш тәэмин итү объектларын әзерләүгә барлык акчалар да бүлеп бирелгән. Барысын да игътибар белән карарга кирәк", - дип билгеләде мэр.
Бу атнада Яр Чаллыда мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү башланды. Акцияне оператив һәм нәтиҗәле уздыру максатыннан һәр районда икешәр эш төркеме булдырылды. Кабул итүдә эш төркемнәре белән бергә шәһәр Советы депутатлары – мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия әгъзалары да катнаша.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге студентларның ата-аналарына балаларының институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.
Яр Чаллыда, «Саулык» сәламәтләндерү комплексында, «Солнечный» лагерендә, «Коррупциягә юк дип әйт!» дип аталган квест узды. Әлеге чараны Яр Чаллының «Шәһәр студентлар советы», «Нур» яшьләр үзәге, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән оештырдылар.
Яр Чаллыда шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында балалар ялын оештыруны тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.
Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы буенча 200 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны артты. Быел ике фәннән 200 баллны 14 кеше җыйган, 2021 елда 11 кеше иде. Йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде Республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.
Шәһәр мэры җәйге каникуллар вакытында эшләүче яшь чаллылыларның хезмәт хакына игътибар итте. Наил Мәһдиев шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләренә укучыларның хезмәт хакын бертөрле итәргә тәкъдим итте.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 69 нчы комплекстагы яңа мәктәп төзелеш мәйданчыгында булды. Объектта Илнар Гайсин җитәкчелегендә «Евростиль» компаниясенең 350ләп белгече эшли. Эшләр план буенча бара дип билгеләп үтте мэр.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, мәктәп өчен 5 га мәйданлы җир участогы билгеләнгән, дип хәбәр итте. Проект хәзер төзелә торган мәктәптән калышмый – проект 1501 урынны күздә тота. Узган ел бу комплекста балалар бакчасы төзелде, хәзер яңа бина төзү өчен урын киртәләп алынды.
Мәктәп директоры Марс Гафуров хәбәр иткәнчә, 700 гариза бирелгән инде, шуларның 200 дән артыгы – беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан. Гаризалар кабул итү 1 нче ильдә башланды һәм 1 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чаллыда балалар шәһәр читендәге һәм мәктәп яны лагерьларында ял итә. И юнь аенда 30 июньгә кадәр ачылган мәктәп яны лагерьларында 10 800 укучы ял иткән, шәһәр читендәге лагерьларда 1 568 бала ялын уздырган.