Мәгариф
Чаллының югары уку йорты ректоры «БДБ мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Казахстан башкаласында Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләр укытучыларының һәм мәгариф хезмәткәрләренең VII съезды уза. У кытучылар съезды БДБ Мәгариф министрлары конференциясе карары буенча ике елга бер тапкыр үткәрелә. Тантаналы ачылышта катнашучыларны мәгариф министры Әсхәт Аймагамбәтов, фән һәм югары белем министры Сәясәт Нурбәк сәламләде. С ъезд вакытында төрле юнәлешләр буенча барлыгы 9 тематик секция оештырылган: белем бирү эчтәлеге, бәяләү, гомумкешелек кыйммәтләре, укытучылар үсеше, өстәмә белем, циффрлы трансформация, балалар иминлеге, инклюзивлык, техник һәм һөнәри белем. Катнашучылар шулай ук циффрлаштыру чорында укучылар белеменә һәм ата-аналар белән үзара бәйләнешкә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.