Чаллы проекты Росмолодежь конкурсында грант отты
"Чаллы парклары" командасы шәһәрдә урам театрының арт-резиденциясен оештыруга грант отты. 14 ноябрьдә «УРАМ» экстрим-паркында «Безнең Татарстан!» республика яшьләр форумы кысаларында Росмолодежь грант конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Парк командасы - «Чаллы парклары» командасы җитәкчесе Дмитрий Колесников һәм "Гренада" паркы кураторы Грязнова Анастасия «Шәһәрдәшләрнең урам театры Арт-резиденциясе» проекты белән 300 мең сумлык грант конкурсына заявка бирде. Бу җәмәгать проект 2023 елда ук шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә тормышка ашырылачак.