Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы балалар бакчалары үзләренең яңа проектларын тормышка ашыралар
Чаллы балалар бакчалары үзләренең яңа проектларын тормышка ашыралар

Россия Федерациясе президенты грантларын бирү конкурсында катнашу кысаларында 54-нче «Искорка» балалар бакчасында «Активити» проекты тормышка ашырыла. Әлеге проект кысаларында бакчада балаларның табигый дисциплиналарга сәләтләрен иртә ачу өчен шартлар тудырылган. Элементар математик күзаллау формалаштыру төрле уеннар: Воскобович уеннары, «Танграм», Дьенеш блоклары аша башкарыла. Мондый дәресләр вакытында киңлек юнәлеше формалаша, балалар «уңнан», «сулдан», «арттан», «өстән», «астан» төшенчәләрен өйрәнәләр.

Рәсемнәр төзегәндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади башлангычы, конструктор фикерләве, хыялы активлаша. Танып белү осталыгы яхшыра, бу хисап элементлары белән уйнау мәктәпкәчә яшьтәге балаларда акыл, тикшеренүләр, кызыксыну, активлык, максатчанлык, мөстәкыйльлек, планлаштыру, контроль һәм үз эшчәнлеген бәяләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.

Кабул итү графигы