Мәгариф
ТР мәдәният министры яшь чаллылылар белән очрашты
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр, талантлы балалар һәм яшьләр, ТР мәдәният министрлыгы стипендиатлары һәм яшь белгечләр белән очрашты. Министр белән очрашуга балалар сәнгать мәктәбенең һәм Чаллы сәнгать көллиятенең иң талантлы 35 укучысы, шулай ук призерлар тәрбияләгән укытучылар чакырылган иде. Тантанага Россиянең XXI Яшьләр Дельфия уеннары, "Хорлар көрәше" Бөтенроссия конкурсы, "Россиянең яшь талантлары" Бөтенроссия конкурсы, 2022 елда балалар мәдәни форумында катнашучылар, «Абилимпикс» физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатта җиңүчеләр һәм 2022 елда стипендия алган Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы стипендиатлары җыелды. «Мин сезне монда күрүемә бик шат. Бүген мин сезнең белән эчкерсез диалог телим. Әйдәгез сезнең өчен мәдәниятнең нәрсә икәнлеге турында бергәләп уйланыйк», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Ирада Әюпова.