Мәдәният
Чаллыда 2021 елга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бәйге игълан ителә
Башкарма комитетның мәдәният идарәсе 2021 елга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә шәһәр конкурсы игълан итә. Ул «Әдәбият», «Сынлы сәнгать», «Музыкаль һәм башкару сәнгате», «Театр сәнгате» номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурска әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең яңалыклары, оригинальлеге, югары сәнгать дәрәҗәсе белән аерылып торган, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә иң яхшы казанышларны булдыруга, саклауга һәм таратуга ярдәм итүче иң талантлы, үзенчәлекләре белән аерылып торган әсәрләр тәкъдим ителә.