Яр Чаллыга гастрольләр белән Г. Камал исемендәге театр килә
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры гастрольләре 14 апрельдән 18 апрельгә кадәр барачак. Яр Чаллыдан тыш, артистлар соңгы сезоннарның иң яхшы спектакльләрен Әлмәттә һәм Минзәләдә дә уйнаячак. Алар: «Өйләнәм», «Санаулы кичләр», «Сагынырсызмы», «Хуш, авылым», «Хуш, авылым. Хыял», «Сүнгән йолдызлар» спектакльләре.