Үзәк районы ветераннары котлаулар кабул итте
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Роза Бәдриевна Андреева 97 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Роза Бәдриевна Андреева 97 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте.
Сидоровский паркында зур спорт чаралары узды. Аларны инде 11 нче тапкыр «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимо в үз коллективы белән бергә оештыра.
600дән артык «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучысы 57 нче «Притяжение» гимназиясендә очрашты. Слет — нәтиҗәләр ясый торган һәм яңа мөмкинлекләр ача торган традицион чара.
42 нче профильле лицейда укучылар һәм педагоглар өчен «Яр Чаллы: Татарстан тарихында 400 ел» дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Чара чын мәгънәсендә интеллектуаль һәм иҗади эзләнү мохитендә узды.
Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуның 400 еллыгы һәм КАМАЗның беренче йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулу кысаларында 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында «Минем балам татарча сөйләшә» төбәк иҗади бәйгесенең финалы узды. Быел әлеге конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә.
Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Михаил Григорьевич Скоробогатов 96 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин котлады.
Описание для анонса(Татарский)
2025 елның февраленнән майга кадәр балалар командалары - «Алдынгылар хәрәкәте»нең советлары һәм тематик клублары, шулай ук иҗтимагый оешмалар -социаль әһәмиятле проектлар ны гамәлгә ашырдылар һәм гаризалар формалаштырды лар . Экспертлар теманың актуальлеге, гамәлгә ашырылуы, инновациялелеге һәм тәҗрибәсе критерийлары буенча 110 гаризаны бәяләделәр. Нәтиҗәдә 22 проект сайлап алынган, алар га 2 млн сум бү ленеп бирелгән . Җиңүчеләрне 2025 ел да Я шьләр көне барышында төп сәхн ә дә бүләкләделәр, Наил Мәһдиев аларны котлады һәм уңышлар теләде.
Бүген Ватанны саклаучылар көнендә Яр Чаллыда «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында бәйрәм уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , депутатлар, хәрбиләр, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре катнашты.
Шәһәрнең төп мәйданы — Азатлык мәйданында «Широка Масленица» исемле киң колачлы бәйрәм Яр Чаллы халкының һәм кунакларының йөзләгән вәкилен җыйды. Бу бәйрәм язга чын мәдхиягә әверелде: бай эчтәлекле программа һәм гомуми күңел ачу мохите катнашучыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Чара «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Бүген «Веселинка» 4 нче балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел – минем байлыгым» исемле шәһәр укучылар конкурсының финалы узды. Конкурс балаларны заманча һәм классик балалар әдәбияты, Татарстан Республикасы һәм дөнья халыкларының тел һәм мәдәни традицияләре белән таныштыру максатыннан оештырылды. Шәһәрнең 129 балалар бакчасыннан 119ы катнашты. Финалга 35 бала чыкты. Иҗади ярыш «Гаилә» милли проектының мәдәни традицияләрне саклауга, буыннар арасындагы элемтәне ныгытуга һәм гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бурычларына туры китереп үткәрелә.
Февральдә Казанда нәфис сүз сөючеләр өчен чара – гала‑концерт һәм «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак. Жюри тарафыннан билгеләп үтелгәннәр арасында – Яр Чаллыдан «Бәләкәч» 104 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче, III дәрәҗә җиңүче Самина Минһаҗева.
Г.М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында шәһәребез рәссамнары Кира Смирнова, Ксения Лапшина һәм Александра Тимофееваның уртак проекты буенча «Әкиятләр урманы» күргәзмәсе ачылды.
2026 елның 22 февралендә балалар һәм яшьләр театр коллективларының VII округ фестивале — «Театральное Приволжье» (2025–2026 еллар) кысаларында иң яхшы афиша яки плакат эшләнмәсе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Автозавод районы халкы өчен «КАМАЗ» мәдәният сараенда бәйрәм концерты үткәрелде.
Яр Чаллы картиналар галереясендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Галимованың «Батырлык һәм мәхәббәт» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында рәссамның эшләре төрле чорларны берләштерә: Идел буе Болгары сугышчыларының һәм Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгыннан алып махсус хәрби операция сугышчыларының фидакарьлегенә кадәр. Камера күргәзмәсендә 18 рәсем һәм график әсәр тәкъдим ителә.
Яр Чаллыда 2025-2026 елларда үткәрелә торган, Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) Региональ иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына, Яр Чаллы шәһәре нигез салынуның 400 еллыгына һәм «КАМАЗ» беренче йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы ветераннары арасында IX республика үзешчән башкаручылар «Балкыш» фестивалене беренче туры тәмамланды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән тыл хезмәтчәне Зөлхәбирә Зәгидулловна Хәйбуллина котлаулар кабул итте.
«Симфоджаз» бәйрәм концерты Татарстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры чыгышы белән башланды. Музыкантлар иң элек «КамАЗ яшьлеге» увертюрасын, аннары башка танылган әсәрләрне башкардылар.
Яр Чаллыда истәлекле дата — беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулу уңаеннан чаралар дәвам итә. Йөк машинасы юбилеен бәйрәм итүгә шәһәрнең иң яшь кешеләре дә кушылды.