Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясады
Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә узган "Битва хоров" масштаблы бөтенроссия конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
Яр Чаллының «Балачак» хоры Мәскәүдә узган "Битва хоров" масштаблы бөтенроссия конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
Балаларны яклау көнендә шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда чаралар үткәрү матур традициягә әверелде.
1 июньдә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестиваль конкурсы җиңүчеләренә дәүләт стипендияләрен тапшырды. Быел Яр Чаллының «Мизгел» җыр театры вокал номинациясендә Гран-прига лаек булды.
Яр Чаллының Орган залында Балаларны яклау көненә багышланган хәйрия концерты узды. Барлык җыелган акчалар «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәген үстерүгә – терроризмга һәм янгынга каршы чараларны тормышка ашыруга һәм әйләнә-тирә территорияне оештыруга юнәлдереләчәк.
Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык өч районында да оештырылды һәм көне буе дәвам итте.
Халыкара балаларны яклау көнендә «Солнышко» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» X юбилей республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Конкурс гамәлгә кергән вакыттан анда 1 500дән артык бала катнашкан.
Комсомол районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флера Хөрмәт кызы Хөрмәтова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Флера Хөрмәт кызы, баянчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1942 елның 1 июнендә ТАССРның Әгерҗе районы Мукшур авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятен, аннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының баян классы буенча оркестр бүлеген тәмамлый.
ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм чарасын Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева ачып җибәрде: «Сезне Балаларны яклау көне белән котлыйм! Балачак – теләсә кайсы кеше тормышында иң тылсымлы вакыт. Һәр бала әти-әнисенең кайгыртучанлыгын тоеп яшәсен иде. Күкләребез һәрвакыт аяз, ә һәр яңа көн –игелекле һәм кызыклы булсын».
«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр өчен Россия Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлегенең 9 нчы филиалы вәкилләре директорлары Ленар Шакиров җитәкчелегендә һәм «Фристайл» кибете директоры Илгиз Мәҗитов , «Брик Центр» директоры Максим Делягин ярдәмнәре белән бәйрәм оештырдылар.
2021-2022 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында конкурс нигезендә сәнгать-эстетик юнәлештәге уку йортларының 40 иң сәләтле һәм хезмәт сөючән тәрбияләнүчесе сайлап алынды. Шуларның 12се – Яр Чаллы укучылары.
Хөрмәтле чаллылылар!
Сезнең игътибарыгызга Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары программасын тәкъдим итәбез.
1 июньдә Мәскәүдә Яр Чаллының балалар коллективлары чыгыш ясаячак. ВДНХда 1 нче музыка мәктәбеннән «Балачак» хоры – "Битва хоров" масштаблы бөтенроссия проекты ярымфиналистлары үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Шәһәр үзәк китапханәсе ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен мавыктыргыч программа тәкъдим ителде.
Россия чик буе гаскәрләренең оешуына 104 ел тулу уңаеннан Җиңү паркында «Ватанның чик сакчыларына багышлана!» бәйрәм чарасы узды. Чараны Яр Чаллы шәһәре буенча ТР чик буе хезмәте һәм запастагы чик сакчылары хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар оешмасы һәм «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә Автозавод районы хакимияте оештырды.
28 майда 10:00 сәгатьтә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында чик сакчылары көненә багышланган тантаналы чара узачак.
Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге Кадет мәктәбе музее «Билгесез солдат» мәктәп музейларының эзтабарлар эшләре бөтенроссия конкурсында 3 нче урынны яулады. Конкурс «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында узды.
26 майда картиналар галереясенең кече залында Ольга Новожилованың «Илһам» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.
Өч көн дәвамында, 26-28 май көннәрендә, Шәһәр үзәк китапханәсенә килүчеләрне кызыклы чаралар көтә: язучылар белән очрашу, мастер-класслар, әдәби викториналар һәм башкалар.
28 май, шимбә көнне, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе барлык шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны «Китапханә төне-2022» акциясендә катнашырга чакыра.