Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачет тапшыру вакыты ахырына якынлаша
Финанс белемнәр дәрәҗәсен бәяләү һәм гражданнарның, бизнес вәкилләренең финанс грамоталылыгын арттыру мөһимлегенә игътибар җәлеп итү максатыннан 30 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр финанс грамоталылыгы буенча IV Бөтенроссия онлайн-зачеты уздырыла. Зачет финанс грамоталылыгының дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә, чөнки һәр катнашучы зачет нәтиҗәләре буенча үсеш өчен индивидуаль тәкъдимнәр алачак.