Медицина хезмәтләре һәм даруларга салым «вычетын» ничек алырга?
Салым «вычетын» алу мөмкинлеге булган медицина хезмәтләре төрләренең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.
Салым «вычетын» алу мөмкинлеге булган медицина хезмәтләре төрләренең тулы исемлеге 2020 елның 8 апрелендәге 458 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән билгеләнгән.
Россия Федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсе 1 июльдән «Автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы» дигән яңа махсус салым режимы кертелүен хәбәр итә.
Яр Чаллы 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы ун моношәһәр исемлегенә керде. Рейтинг нәтиҗәләрен Моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры, РФ ВЭБ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева тәкъдим итте.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.
Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннары !
Бүгенге көндә салым түләүчеләрнең электрон почта яки смс-хәбәр аша салым түләү турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.
Бүген Яр Чаллыда Максим Топилин җитәкчелегендә РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты делегациясе эш визиты белән булды. Визит барышында алар «Мастер» Кама индустриаль паркының алтынчы чиратында урнашкан предприятиеләрне карады. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы мәйданын 2100 эш урыны булдырган резидентлар били.
Бүген Яр Чаллыга эш визиты белән Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин килде. Аның җитәкчелеге астында эшлекле сәфәргә 30 га якын кешелек делегация дә килде. Делегация составында РФ Дәүләт Думасы депутатлары Руслан Гаджиев, Азат Ягъфәров, Әлфия Когогина бар иде.
Бүген Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Яр Чаллының 14 гаиләсе сертификатка ия булды. Тантаналы чарада ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Үзәк район хакимияте Башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты.
Wildberries онлайн-кибетенең сортировка үзәге шәһәрнең сәнәгать өлешендә урнашкан. Биредә Мәскәүдән, Электростальдән, Екатеринбургтан килә торган товарларны аеру бара. Ү зәк ике ай эшли.
20 июльдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне узачак. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшмәкәрләргә консультация бирәчәкләр.
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,42%ны тәшкил итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,52%ны тәшкил итә. Түбән Камада – 0,59%, Алабугада һәм Чистайда – 0,54%, Яшел Үзәндә – 0,45%. Әлеге мәгълүматларны «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
15 июльдә 2022 елгы Президент грантлары фондының махсус конкурсы старт алды.
Чаллы шәһәре с әүдә-сәнәгать палатасы Россия Федерациясендә яңа көнбатыш санкцияләре шартларында йөк ташу эшчәнлеген һәм үсешен катлауландыра торган мәсьәләләрне карау, шулай ук хәл итү юлларын эшләү өчен эшлекле очрашу үткәрде.
Агросила продукциясе федераль («Ашан», Metro, «Перекресток», «Магнит», «Лента», «Пятерочка», «Светофор» һ.б.), региональ («Агат», «Победа», «бәхетле») һәм локаль сәүдә челтәрләрендә урнашкан.
Татарстанда «Яшьләр эше» дигән бушлай белем бирү программасы старт ала. Анда 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр эш башлаучы эшмәкәрләр катнаша ала. Алар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә бизнес ачу һәм үз идеяләрен тормышка ашыру өчен, ярты миллион сумга кадәр грант ала алачаклар.
Процедураларның максималь үтә ачыклыгын тәэмин итү максатыннан, сатып алулар электрон конкурслар, электрон аукционнар һәм республика маркетинг үзәге биржасында башкарыла.
Тантаналар сараенда традиция буенча ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Яр Чаллының 18 гаиләсе сертификатка ия булды.
Хәзерге вакытта «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 38 резидент теркәлгән. Компанияләр тарафыннан 23 млрд сум инвестицияләнгән, 6 526 яңа эш урыны булдырылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, 85 бакча җәмгыятенә 39 маршрут буенча дачаларга йөртү оештырылган. Көн саен шәһәрдә әлеге маршрут буенча 4700 кеше дачаларга йөри. Бакчачылар саны артуы эсселек белән бәйле.