Чаллы компаниясе ДНР һәм ЛНР халкына су контейнерлары тапшырды
Чаллыда суны саклау һәм ташу өчен савытлар җитештерү белән шөгыльләнә торган «Пласт Инжиниринг» компаниясе гуманитар ярдәм җыю пунктларына җибәрү өчен йөк формалаштырган. Йөк составында 70 л һәм 300 л күләмендәге 80 литр сыешлы су контейнерлары, шулай ук водороллерлар - әлеге контейнерларны күчерү өчен махсус җайланмалар.