Хәзер 07:09 , 16.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 07:09 , 16.3 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Фәрит Мөхәммәтшин чаллылыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сугыш ветераннары өчен госпитальдә реабилитация узучы Валентин Иванович Лысакны һәм Таһир Йосыфмурзин улы Мурзинны видеоэлемтә аша котлады.

«20 елдан артык «Бердәм Россия» сәяси партиясе ел саен Җиңү көне алдыннан лаеклы кешеләр, ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре белән шундый видео очрашу үткәрә. Бу акция бик кирәкле. Бу безнең өчен дә, безнең яшь буын өчен дә мөһим. Яшьләр сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыклар аша үткән ветераннарның исән, сәламәт һәм ярдәмнәре, игътибарлары өчен рәхмәтле булуын күрә. Без аларның сугышчан батырлыкларын һәм хезмәт җиңүләрен бик кадерлибез», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кабул итү графигы