Хәзер 06:43 , 16 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 06:43 , 16 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яшь футболчылар Татарстан Республикасы буенча мәктәп футбол лигасының финал этабында катнашачак
Яшь футболчылар Татарстан Республикасы буенча мәктәп футбол лигасының финал этабында катнашачак
Яшь футболчылар Татарстан Республикасы буенча мәктәп футбол лигасының финал этабында катнашачак

4 сентябрьдән 6 сентябрьгә кадәр Казанның «Буревестник» стадионында Татарстан Республикасы мәктәп футбол лигасының финал этабы матчлары узачак. Ярышларның бу этабында республиканың төрле почмакларыннан муниципаль этапларда җиңүче командалар очрашачак.

Ярышларның муниципаль этапларында республиканың 13 муниципаль районыннан, шул исәптән Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Нурлат һәм Чистай районнарыннан, шулай ук Чаллы шәһәреннән 4 624 спортчы катнашты.

Яр Чаллыдан мәктәп футбол лигасының 8 нче сезоны җиңүчеләре 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән "Скорпионы-58" командасының яшь футболчылары һәм 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән "Буйволы - 1“ кызлар футбол командасы чыгыш ясаячак.

Спорт проекты шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Кабул итү графигы