Төмән шәһәрендә узган IV Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр театрларының «Малая сцена» фестивалендә «Мастеровые» рус драма театры каршындагы «Подмастерья» театр класс-студиясенең яшүсмерләр коллективы «Комната Рофла» спектакле белән Гран-при яулады.
Александр Литовченко ир-ат роле өчен иң яхшы диплом белән, ә Алина Хафизова икенче пландагы хатын-кыз роле өчен диплом белән бүләкләнде.
Балаларның җиңүенә аларның педагоглары Марина Кулясова һәм Марина Кочурова зур өлеш керттеләр.
Чарада барлыгы илнең төрле төбәкләреннән ун коллектив катнашты. Проектка төбәк мәдәният департаменты һәм мәдәни башлангычлар фонды ярдәм күрсәтте.