Хәзер 04:01 , 6.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды
Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь тулды

Мөнирә Хәким кызы Баһманова Сарман районы Карашай-Саклау авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый.

Сугыш вакытында колхозда төрле эшләр башкара. Сугыштан соң тимер юл төзелешендә эшли, аннан Төрекмәнстанда, Ашхабад шәһәрендә, анда маляр булып эшли. Кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерә. 2001 елда Яр Чаллыга кызы янына күчеп килә. «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Мөнирә Хәким кызына Россия Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.   

Кабул итү графигы