Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллының «Экспо-Кама» күргәзмәләр үзәгендә Бөтенроссия модельчеләр слеты узачак
Яр Чаллының «Экспо-Кама» күргәзмәләр үзәгендә Бөтенроссия модельчеләр слеты узачак
Яр Чаллының «Экспо-Кама» күргәзмәләр үзәгендә Бөтенроссия модельчеләр слеты узачак

10 апрельдә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Экспо-Кама» күргәзмәләр үзәгендә 10 нчы Бөтенроссия модельчеләр слеты узачак. Бу ел саен үткәрелә торган чара, анда Россиянең төрле почмакларыннан автомобиль, бронетехника, авиация, суднолар һәм башка техника модельләрен коллекцияләү һәм ясау белән мавыгучы кешеләр җыела.

Күргәзмәдән тыш, иң яхшы эшләр конкурсы да узачак, җиңүчеләр истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Инде икенче ел рәттән конкурста «КАМАЗ» автомобиле моделенә аерым номинация каралган: «КАМАЗ» ААҖ вәкилләре өч кызыклы модельне сайлаячак һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырачак. Керү һәм катнашу бушлай.

Әлеге чара Казан, Самара, Тольятти, Красноярск, «Экспо-Кама» күргәзмәләр үзәге ярдәме белән Яр Чаллы модельчеләр клубы тарафыннан оештырыла. Слет партнерлары конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырачак. Слетның рәсми төркеме: http://vk.com/volgaregion4.

Кабул итү графигы