Якшәмбе, 24 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Үзәк районында махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлекле медальләр алды

Барлык фото 7

Бүген, һава-десант гаскәрләре көнендә, кадет мәктәбендә тантаналы чара узды. Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов Чаллы сугышчыларына армия генералы Мәхмүт Гәрәевның тууына 100 ел тулу уңаеннан заказ буенча эшләнгән истәлекле медальләр тапшырды.

Тантаналы чарада махсус хәрби операция хәрбиләре һәм аларның гаиләләре, Росгвардия подполковнигы, сугыш хәрәкәтләре ветераны Георгий Маканов, "Барс" ДШМГ чик буе гаскәрләре ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Марат Галимов, Бегиш аэропортының чик контроле посты старшинасы Александр Рябцов, Н.Кайманов ис. 47 нче кадет мәктәбе директоры Александр Помыткин, кадет мәктәбе укучылары һәм Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре катнашты.

Концерт программасын Кызыл Тау мәдәният үзәгенең иҗади коллективлары тәкъдим итте .Чарада катнашучылар һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм кадет мәктәбенең һәлак булган курсантлары стеласына чәчәкләр салдылар. Үзәк районында 4 махсус хәрби операциядә катнашучыга истәлекле медаль тапшырылды. 

Кабул итү графигы