Хәзер 22:43 , 19.7 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 22:43 , 19.7 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллы татар дәүләт драма театрында премьера була

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Мин кем әле?» дип исемләнгән шигъри моноспектакльнең премьерасына әзерләнә.

«Театраль педагогика» проекты кысаларында татар классиклары турында спектакльләр сериясе дөнья күрде. Шушы ук проектның яңа спектакле исә бүгенге заман яшь шагыйре — Рүзәл Мөхәммәтшин иҗаты белән таныштыра. Аның шигырьләре хәзерге буын яшьләренең киң карашлы, фикерле булуын дәлилли. Бер мәктәптә очрашу вакытында, Рүзәл үз шигырьләрен укыганда, укучыларның йотлыгып тыңлавы, авторга сораулар бирүе аның иҗатына мөрәжәгать итәргә этәрде.

Шигырьләр моноспектакль форматында театр артисты Физәлия Габидуллина тарафыннан тәкъдим ителә. Премьера театрның кече залында узачак.

Шулай ук 8 апрельдән күргәзмә залында «Мин кем әле?» дип исемләнгән заманча сәнгать күргәзмәсе ачылачак, аны тамашачылар спектакльгә кадәр һәм аннан соң күрә алачак. Бу күргәзмәдә — яшь рәссамнар иҗаты, алар мәңгелек сорауларга җавап эзли: аерма, юл, территория, сорау, потенциал, тавыш.

Премьерага билетларны безнең рәсми сайтта сатып алырга мөмкин.

Барлык мәгълүмат сайтта:  chelnyteatr.tatar

Кабул итү графигы