5 октябрь – Укытучылар көне. Шәһәрдә барлыгы җиде меңнән артык педагог балаларга белем бирә.
Укытучылар көне уңаеннан шәһәр, республика, Россия бәйгеләрендә җиңгән укытучыларны хөрмәтләү булачак. 3 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда тантаналы чара уза. 2 октябрьдә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен шәһәр хакиме Наил Мәһдиев кабул итә.