Җомга, 15 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан бәйрәмнең төп геройлары котлаулар кабул итә

Илнең төп бәйрәме алдыннан ветераннар адресына Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырый. 

Мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Колесова Нина Ивановнаның өендә булды. Ирина Сәгыйдуллина аны бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевтан котлау телеграммасы белән азык-төлек җыелмасын тапшырды.

Колесова Нина Ивановна камалыштагы Ленинградта яшәгән. Нина Ивановна ул вакытта бик кечкенә булган, әлеге куркыныч көннәр турында берни дә хәтерләми диярлек. Якыннарының сөйләве буенча, ул камалыш вакытында вафат булган сеңлесе турында белә. Эвакуацияләнгәннән соң бер атнадан әнисе вафат була.

Сугыштан соң, 1959 елда, Нина Ивановна Кострома өлкәсе Нерехта шәһәренең «Красная текстильщица» җитен комбинатына эшкә урнаша. Башта статистика белгече, соңрак җитештерү икътисадчысы булып эшләгән. 1975-1993 елларда Нина Ивановна «КамАЗ» предприятиесендә (техник, инженер) эшли. Аның гомуми хезмәт стажы 36 ел тәшкил итә.

Кабул итү графигы