Пәнҗешәмбе, 14 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Шәһәрнең Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә

Яр Чаллыда шәһәр хуҗалыгы өлкәләрендә муниципаль контроль үткәрү процедурасын яңарту тәкъдим ителә. Үзгәрешләр административ йөкләнешне киметү, хәзерге заман цифрлы сервисларны кертү һәм тикшерелүче затларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән.

«Бу яңалыклар контроль эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга һәм дәүләт белән гражданнарның үзара бәйләнешен алга табан цифрлаштыруга юнәлдерелгән. Электрон сервислар, Дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль кушымтаны куллану тикшерү процедураларын бизнес һәм шәһәребез халкы өчен мөмкин кадәр ачык, аңлаешлы һәм уңайлы итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вилданов.

Тагын бер мәсьәлә пассажирлар ташуны оештыру тәртибендәге үзгәрешләргә кагыла – шәһәр территориясендә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспорты белән гомуми кулланылыштагы пассажирлар ташуны оештыру тәртибен актуальләштерү тәкъдим ителә дип аныклады Руслан Вилданов:

«Гамәлдәге законнарны күзәтү нәтиҗәләре буенча һәм законнарда булган үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Пассажирлар ташуны оештыру тәртибен туры китерү кирәклеге туды».

Документта Башкарма комитетның даими йөрүне оештыру өлкәсендәге вәкаләтләре аныклана. Моннан тыш, проект муниципаль маршрут буенча җайга салынмаган тарифлар буенча даими йөрүне гамәлгә ашыру хокукының тиешле маршрут төренең реестрында язылу һәм даими йөрү маршрут карталары белән расланасын күздә тота. Даими йөрү маршрутын бетерү турында карар көченә кергәндә, бу маршрут буенча ташуга таныклык биргән Башкарма комитет бу таныклыкның гамәлен туктата.

Руслан Вилданов Яр Чаллының Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү буенча тыңлаулар билгеләү турында карар проектын Шәһәр Советына карауга кертте.

Кабул итү графигы