Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
7 нче поликлиникада чит ил гражданнарын вакцинацияләү дәвам итә
7 нче поликлиникада чит ил гражданнарын вакцинацияләү дәвам итә
7 нче поликлиникада чит ил гражданнарын вакцинацияләү дәвам итә

Яр Чаллының 7 нче шәһәр поликлиникасында COVID-19дан чит ил гражданнарына вакцинация ясау дәвам итә.

Юй Гаожань Чаллыга Кытайдан 7 ай элек килгән. Ул тумышы белән Циндаодан, Кытайның көнчыгышында урнашкан Шаньдун провинциясеннән, Сары диңгез ярында. Хәзерге вакытта Чаллыда «Haier» заводында кер юу машиналары җитештерүдә сыйфат хезмәте директоры булып эшли. COVID-19дан беренче вакцинаны Гаожань туган илендә  «Синовак» препараты белән куйдырган. Прививка ярдәмендә ул коронавирусны йоктырудан котылып кала һәм авырмый.

Кытайда яшәгәндә, ул Россиянең «Спутник V» вакцинасы турында ишеткән була. Кабат вакцинация срогы Юй Гаожань Россиядә булганда килеп җиткән. Россиянең «Спутник Лайт» вакцинасын ясатырга карар кыла.  

Искәртеп узабыз, чит ил кешеләре өчен Россия вакцинасы түләүле. Тәрҗемәче аңа прививка ясатыр алдыннан анкета тутырырга ярдәм итә. Медицина тикшерүеннән соң Юй Гаожань вакцинация уза һәм ике телдә сертификат ала. Юй Гаожань фикеренчә, вакцинация - авырмас өчен бердәнбер юл.

Аравиндараман йөк автомобильләре һәм махсус техника җитештерүне планлаштыру буенча консультант булып эшли. Беренче тапкыр Чаллыга 2019 елда килгән, шәһәр аңа бик ошый. Яшь кешенең инде күп рус сүзләрен белүенә карамастан, поликлиникага хезмәттәше, тәрҗемәче Алсу белән бергә киләләр. Ул COVID-19дан беренче тапкыр прививка ясаткан. Россия вакцинасыннан соң үзен яхшы хис итә. 

Кабул итү графигы