«Шәһәр регуляр пассажир маршрутларының иң яхшы автобус йөртүчесе» ачык конкурсы үткәрү уңаеннан транспорт чараларының хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Ярышлар махсус әзерләнгән мәйданчыкта узачак, шуңа күрә шәһәрнең берничә үзәк урамы буйлап узу ике көн дәвамында ябылачак. Чикләү 23 июльдә сәгать 15:00дән 20:00гә кадәр, 25 июльдә сәгать 14:00дән 21:00гә кадәр гамәлдә булачак.
Чикләүләр юлларның ике участогына кагылачак. Бу — Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәрге өлеше, шулай ук Раскольников урамының Хәсән Туфан проспектыннан Рәис Бәләев проспекты белән кисешкән урынга кадәрге өлеше.
Йөртүчеләрдән сәяхәтләрне планлаштырганда бу мәгълүматны исәпкә алуларын һәм алдан ук альтернатив хәрәкәт маршрутларын сайлауларын сорыйбыз.