Анна Павловна ТАССРның Минзәлә районы Балтай авылында туган. Бөек Ватан сугышы елларында туган колхозында төрле эшче булып фидакарь хезмәт итте, гомуми җиңүгә үз өлешен кертте. 1945 елда ул гаилә корды һәм Минзәлә шәһәренә күченде, анда лаеклы ялга чыкканчы сәүдә челтәрендә баш бухгалтер булып эшләде. 1979 елда Анна Павловна Яр Чаллыга күченде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен юбиляр “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен 1941–1945 еллар” медале, шулай ук берничә юбилей медале белән бүләкләнде. Анна Павловна ике бала тәрбияләп үстерде, бүген аны дүрт оныгы, алты оныкчыгы һәм бер оныкчык баласы игътибар һәм кайгырту белән уратып алган.
Анна Павловнага нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге һәм иминлек теләкләребезне белдерәбез.