Хәзер 12:26 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда су объектларында куркынычсызлык чаралары көчәйтелде

Комсомол районында сулыклар янында профилактика рейдлары дәвам итә. Администрация хезмәткәрләре Мәләкәс һәм Чулман елгаларының яр буйларын даими рәвештә патрульләп, халыкка суда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртәләр.

Әлеге чараларның төп максаты — бәхетсез очракларны кисәтү. Әңгәмәләр барышында белгечләр ни өчен су коенуның махсус җиһазландырылган урыннарда гына рөхсәт ителүен, шулай ук төпнең көтелмәгән булуы, агымнар һәм якында коткаручылар булмау сәбәпле, әлеге кагыйдәне үтәмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңлаталар.

Кабул итү графигы