Хәзер 12:49 , 22.1 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда музыкаль-инструменталь фестиваль узачак

27 май Азатлык мәйданында «Батарейка» гитара җыры фестивале узачак. Чаллылылар өчен шәһәрнең 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге иҗади яшьләре: теләсә кайсы жанрда гитара музыкасын башкаручылар һәм солистлар (авторлык, эстрада, романслар, ишегалды җырлары һ.б.) чыгыш ясаячак.

Жюри «Соло башкару», «Дуэтлар һәм ансамбльләр», «Чаллы шәһәренә багышланган җыр авторы һәм башкаручысы» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләячәк.

Бер башкаручы яки төркем гитарага кушылып ике музыкаль әсәр (бер музыкаль номер 3 минуттан артык түгел) тәкъдим итә ала.

Фестиваль «Заман» яшьләр үзәге, «Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы, Башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән оештырыла.  

Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70 «Заман» яшьләр үзәге. 

Кабул итү графигы