Быел Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү шәһәрнең барлык районнарын да колачлады. Танатаналы чаралар, концертлар һәм гаилә парларын хөрмәтләү «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында шәһәрнең берничә мәйданчыгында узды, алар йөзләгән чаллылыны җылылык, шатлык һәм рухи бердәмлек атмосферасында берләштерде.
Комсомол районында «Энергетик» мәдәният сарае мәйданы үзәккә әйләнде. Район администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шәһәрнең шәрәфле гражданины Гөлзадә Рзаева җыелган халыкны котладылар.
Программаның төп вакыйгасы булып Гаяновлар гаиләсен хөрмәтләү торды. Быел пар үзләренең алтын туйларын – бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. 2024 елда алар пенсионерлар арасында уздырылган «Ныклы гаилә» республика конкурсы җиңүчеләре булдылар.
Бәйрәм кунаклары өчен «Энергетик» мәдәният сарае артистлары чыгыш ясады, аларның номерлары барлык катнашучылар өчен чын бүләк булды.
Үзәк районда Энтузиастлар бульварында «Минем гаиләм – минем бәхетем» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Аны «Кызыл Тау» мәдәният үзәге һәм «Шатлык» яшьләр үзәге оештырды.
Кунакларны һәм катнашучыларны Үзәк район администрациясе башлыгы Фидарис Хәбибуллин һәм Шәһәр советы депутаты Евгений Михайлов сәламләделәр. Чара барышында гаилә тугрылыгы үрнәге булган берничә гаилә пары: Газизовлар, Малькановлар, Сабировлар, Бадыгиннар, Исаевлар һәм Фәрхетдиновлар хөрмәтләнде.
Шулай ук «Иң җылы кадр» фотоконкурсына йомгак ясалды. Район халкы һәм кунаклары өчен тематик фотозона, мастер-класслар, асфальтта рәсем ясау конкурсы, картиналар галереясе һәм 13 нче балалар сәнгать мәктәбе күргәзмәләре эшләде. Администрация хезмәткәрләре «Бәхет өчен ромашка бүләк ит» акциясенә кушылып, чаллылыларга бәйрәмнең төп символы төшерелгән якты стикерлар тараттылар.
Бәйрәм атмосферасын «Кызыл Тау» мәдәният үзәге һәм «Шатлык» яшьләр үзәге артистлары тудырды.
Автозавод районында тантаналар берьюлы ике мәйданчыкта узды.
Җиңү паркында «Ромашкалы Русь» чарасы үтте. Кунакларны район администрациясе башлыгы Айрат Хөснуллин, Шәһәр советы депутатлары Виталий Агапов һәм Владислав Гаврилов, шулай ук Яр Чаллы рус җәмгыяте рәисе Анатолий Рябов котладылар. Шәһәр халкына җылы һәм күңелле атмосфераны «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре бүләк итте.
Боровецк бульварында да бәйрәм бик күңелле узды. Аны Автозавод районы башкарма комитеты ярдәме белән «Орион» яшьләр үзәге оештырды. Күңелле конкурслар, викториналар, уен мәйданчыклары һәм мастер-класслар оештырылды. Иң актив катнашучылар татлы бүләкләр һәм яхшы кәеф алдылар.